news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында киләсе елда яңа терлекчелек комплексы ачылачак

Инвесторларның берсе — «Аммоний Агротехнологии» предприятиесе.

(Алабуга, 21 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Яңа елда «Мир» терлекчелек комплексының 1,1 мең башка исәпләнгән икенче чиратын төзү дәвам итәчәк.

Инвестор, беренче чиратта, 1,1 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзегән иде инде. Шуның белән бәйле рәвештә, районда сыерлар саны узган ел белән чагыштырганда 34 процентка, ә сөт савымы 56 процентка арткан.

Матбугат конференциясендә район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, инвесторларның берсе — «Аммоний Агротехнологии» предприятиесе. Предприятие 6 мең гектар җир сатып алган һәм 2022 елда ул 2,5 мең баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын проектлау белән шөгыльләнәчәк.

Шулай ук, бу тармакны үстерү белән «Камский Бекон» компаниясе кызыксына. Ул терлекчелек комплексын төзү проектын гамәлгә ашырачк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot