Алабуга районында иномаркалар бәрелешкәннән соң, ике кеше имгәнгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать сигездә М7 трассасының 1032нче чакрымында булган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында ике чит ил машинасы бәрелешкән вакытта ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Яңа Кама» басмасы яза.
Кичә кичке сәгать сигездә М7 трассасының 1032нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Басмага Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Хендэ» автомобилен йөртүче 59 яшьлек ир-ат «БМВ» машинасына юл бирмәгән, аның белән бәрелешеп, юл кырыена төшеп киткән.
«Хендэ» шоферы һәм «БМВ» машинасының 69 яшьлек хатын-кыз пассажиры имгәнгән. Табиблар ике кешенең дә баш мие селкенүен һәм сынган җирләре булуын әйткән, аларны Алабуга районы хастаханәсенә алып киткәннәр.