news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында елан чаккан баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый

Зыян күргән бала Кама балалар медицина үзәгенә китерелгән.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Валерия Белова). Елан чакан 13 яшьлек кызның сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина.

"Кыз Кама балалар медицина үзәгенең реанимация бүлегенә китерелгән. Елан чаккач, зыян күрүче реанимациягә китерелергә тиеш. Кызны, бер сәгать узгач, педиатрия бүлегенә күчерәләр. Чөнки анда шешенү яки агулану күренешләре күзәтелми", – диде Диләрә Эстрина.

Исегезгә төшерәбез, кичә, ягъни 29 июньдә, Алабуга районында бер кызны елан чагуы турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot