news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында чит ил автомобиле ике җәяүлене бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа трассасының 991нче чакрымында булган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районында чит ил автомобиле ике җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Мәскәү – Уфа трассасының 991нче чакрымында «ДАФ» автомобилен идарә итүче 33 яшьлек ир-ат тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барган ике җәяүлене таптаткан.

37 яшьлек ир-ат һәм хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot