Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районында боз кичүе ябыла
Районның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе боз кичүен 9 мартта ябарга җыена.
(Казан, 7 март, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Бу атнада Алабуга районындагы боз кичүен ябарга планлаштыралар. Боз өстеннән әлеге кышкы юл Чулман елгасы аша Алабуга районының Покровское һәм Түбән Каманың Красный Ключ авылларын тоташтыра.
Алабуга районы буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән хәбәр итүләренчә, боз кичүен 9 марттан ябарга җыеналар. Боз структурасы үзгәрмәгән, әлегә йөрү куркыныч түгел, диелә. Бозның калынлыгы көн саен үлчәнә, ди коткаручылар.
"Покровское авылы янындагы боз кичүе автотранспорт хәрәкәте өчен 9 марттан соң ябык булачак. Бозның калынлыгы, торышы тикшерелә, күтәрә алырлык хәлатенә бәя бирелә һәм шуннан боз кичүен ябу яисә тагын берничә көн эшләтү турындагы соң карар кабул ителә", – ди Алабуга районы буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Николай Доронин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз