news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында бер көн элек елгада батып үлгән баланың мәетен тапканнар

Малайны зләүдә 61 кеше катнашты.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районында суга баткан 8 яшьлек малайның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җидедә 5нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары һәм Liza Alert волонтерлары Юраш елгасы яры буенда югалган баланың мәетен тапкан.

Һәлак булган баланың мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Малайны зләүдә 61 кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot