news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында 2340 теркәлгән чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат яши

Районда теркәлгән чит ил гражданнары арасында элеккечә Германия, Төркия, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килүчеләр күбрәк.

(Алабуга, 20 август, "Татар-информ", "Алабуга нуры").  2017 елның 7 аенда Алабуга районында теркәлгән чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 2340 булган, дип яза җирле басма.

Алабуга ЭЭБнең миграция бүлеге башлыгы Сергей Бубеков билгеләп үтүенчә, чит ил кешеләренең тәүге тапкыр килүчеләре кими. Районда теркәлгән чит ил гражданнары арасында элеккечә Германия, Төркия, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килүчеләр күбрәк, вьетнамлылар беренче тапкыр теркәлгән.

Башка илләрдән килүчеләр нигездә эш максаты белән йөри. Гомумән алганда, районга җәлеп ителгән эш көче җирле хезмәт базарына йогынты ясамый. Сергей Бубеков әйтүенчә, аларның күпчелеге хезмәт шартлары авыр булган һәм квалификацияле белгечлек таләп ителмәгән урыннарда эшли. Әйтергә кирәк, чит ил гражданнарының бишесенә карата чыгарып җибәрү турында карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100