news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районына өлкәннәр һәм балалар өчен грипп вакцинасы кайтарылды

Вирус сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә йога.

(Алабуга, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Федераль бюджет чаралары хисабына Алабуга районына 6100 доза күләмендә өлкәннәр өчен һәм 1825 доза күләмендә балалар өчен “Совигрипп”ка каршы вакцина кабул ителгән, дип яза җирле басма.

Вирус сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә йога. Җитештерү компанияләрендә, офисларда, хезмәт коллективларында, сатып алучылар яки клиентлар булган урыннарда грипп вирусы таралуга уңайлы шартлар туа.

Грипп – предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт урынында булмавына китерүче иң күп таралган сәбәп. Сөйләшкән вакытта ул һава буйлап 2-3 метр арада да күчә, грипп белән авыручы төчкергәндә яки йөткергәндә, коллективтагы кешеләрнең яртысын зарарларга мөмкин. Уртача алганда, грипп белән авыручы хезмәткәр 7-10 эш көнен калдыра.

Болар барысы да теләсә кайсы оешма яисә предприятие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин:

- җитештерүчәнлек кими;

- җитештерү рәвеше өлешчә бозыла;

- сәламәт хезмәткәрләргә йөкләмә арту сәбәпле, нәтиҗәлелек кими;

- авыручы хезмәткәр урынына башкарылган хезмәт өчен түләргә кирәк.

Прививкалар ясату өчен, балалар һәм өлкәннәр поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100