news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы умартачылары балны Якутиягә озата

Татарстанда балны сатып алучылар бөтенләй диярлек юк

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Кулланучылар саны кинәт кимегәнгә, Татарстан умартачылары икенче ел инде бал сату белән бәйле мәсьәләне чишә алмый. Быел алар өч литрлы банкалардагы бал бәясен мең ярымнан бер мең сумга кадәр төшерергә мәҗбүр булды. Ләкин бу адым да хәлне төзәтмәде – авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә бал сатылмады. Шуңа бәйле рәвештә, товар җитештерүчеләр сатып алучыларны Татарстаннан читтә эзли башлады. Якутиядә яшәүчеләрнең бал алуга мохтаҗлыгы ачыклангач, бер тонна бал шунда җибәрелде. Якутиялеләр Татарстан балын китерүне дәвам итүләрен сорый, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot