news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы Поспелово авылында юлчылар өчен мәчет ачылды

Мәчет төзелешкә җир биргән Эдуард Гайнетдиновның мәрхүм хәләл җефете Дилә истәлегенә аталган.

Алабуга районы Поспелово авылында юлчылар өчен мәчет ачылды
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 29 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). М7 трассасында Алабуга районы Поспелово авылы янында мөселманнар өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булды — анда яңа мәчет ачылды.

«Дилә» мәчете 2018 елда күмәк көч белән төзелә башлый. Кемдер финанс яктан ярдәм итсә, кемдер турыдан-туры төзелештә катнаша. Шулай итеп, игелекле кешеләр үз өлешен кертә. Ул уңайлы урында урнашкан, анда җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый алачак.

Тантаналы вакыйгада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Нуриев мәчет төзелешендә хезмәт куйганнарга рәхмәтләрен җиткерде, халыкка игелекле хезмәт итсен, бер дә буш тормасын иде, дигән теләкләрен белдерде. Ул мәчетләрнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ролен билгеләп үтте.

Мәчет төзелешендә хезмәт куйганнарга Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шундыйларның берсе — мәчет төзүгә җир биргән Эдуард Гайнетдинов, Аллаһ йорты да нәкъ менә аның мәрхүм хәләл җефете Дилә истәлегенә аталган. Дини йортның төзелешенә шушы авылның аксакалы Әгъләм Тимергалиев зур өлеш керткән.

Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу бүлмәләре, аерым намаз заллары бар. Матур, заманча итеп төзелгән яңа мәчет һәркемнең күңеленә хуш килде. Тантанада чыгыш ясаган һәр кеше, шушы гүзәл мәчеткә килеп, гыйбадәт кылып, вәгазьләр тыңлап, иманыбызны ныгытырга язсын, дип теләде. 

Ачылу тантанасыннан соң, мөселман-кардәшләребез мәчет эченә узып намаз укыды.


news_right_1
news_right_2
news_bot