news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы мәктәпләрендә мәгариф хезмәткәрләре өчен 18 семинар узачак

Нигездә, бу – төбәк яки район семинарлары. Аларның максаты – тупланган эш тәҗрибәсен коллегаларга, шәһәр һәм район җәмәгатьчелегенә күрсәтү

(Алабуга, 16 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Быелгы уку елында Алабуга районы мәктәпләрендә мәгариф хезмәткәрләре өчен 18 семинар узачак. Нигездә, бу – төбәк яки район семинарлары. Аларның максаты – тупланган эш тәҗрибәсен коллегаларга, шәһәр һәм район җәмәгатьчелегенә күрсәтү.
Семинарларның тематикасы укыту–тәрбия эшчәнлегенең иң актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары белән бәйле. Мисал өчен, октябрь аенда узган шундый чараларда якшәмбе мәктәбе шартларында этник мәдәниятнең формалашуы хакында фикер алыштылар.
Декабрь аенда узачак семинарларда исә тест, мәгълүмати–белем бирү технологияләрен куллану, укытучылар потенциалына бәйле проблемалар хакында фикер алышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot