news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы кешесе, Мәскәүдә бомба куйдым, дип полициягә хәбәр иткән

Полиция хезмәткәрләре шалтыратучының 33 яшьлек Танайка авылы кешесе булуын ачыклаган.

(Алабуга, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабуга районының Танайка авылы кешесе 20 тонналы термик төшле бомба ясавын һәм хәзер шартлаткыч Мәскәүдә булып, шәһәр халкын кичекмәстән эвакуацияләргә кирәк, дип җиткергән.

Полициядә әлеге сигналның кайдан килүен ачыклаганнар. Ачыкланганча, билгесез кеше Алабуга районының Танайка авылында урнашкан таксофоннан шалтыраткан.

Полиция хезмәткәрләре Танайка авылының 33 яшьлек  кешесен тоткарлаган. Аның психик авырулы кеше булып, психоневрология диспансерында исәптә торуы ачыкланган. Шунлыктан аны җибәргәннәр. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot