news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы фермасында янгыннан сигез бозауны коткарып калганнар

Янгын мәйданы 40 квадрат метрны тәшкил иткән.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Алабуга районы фермасында янгыннан сигез бозауны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алабуга районының Колосовка авылында товар-сөтчелек фермасында янгын чыгу хәбәре 112 ашыгыч хезмәте номерына 11 сәгать 39 минутта алынган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, ферма хезмәткәрләре сигез бозауны алып чыккан булган. Янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Ачыкланганча, янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыруда һәм файдалануда кагыйдәләр бозылуы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot