news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы депутатлары башкарма комитет эшеннән канәгать
Алабугада район һәм шәһәр Советлары сессияләре узды
Скопировать ссылку
(Алабуга, 26 февраль, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада район һәм шәһәр Советлары сессияләре узды. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәнифовның узган елда башкарылган эш турындагы хисабы район сессиясендә төп мәсьәлә булды.
“2009 елда башкарма комитетның эше Алабуга муниципаль районы буенча кризиска каршы чаралар планын гамәлгә ашыруга юнәлдерелде”, - дип сөйләде докладчы. Кризиска да карамастан, күп кенә мәсьәләләр хәл ителгән: яңа спорт объектлары һәм торак йортлар файдалануга тапшырылды, өстәмә медицина җиһазлары һәм техника сатып алынган, өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам иткән, район социаль һәм мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга грантлар откан, кайбер федераль программалар арасына керүгә ирешкән – 2009 елда гына да федераль максатчан программа кысаларында 179,9 миллион сумлык капитал салынган. Объектлар төзелешенә 629,3 миллион сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән, шуның 172 миллион сумы – федераль бюджеттан, 23 миллион сумы – республика бюджетыннан, 4,7 миллион сумы – җирле бюджеттан, 429,6 миллион сумы – төрле чыганаклардан. 54324,8 квадрат метр (769 фатир) торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 108,65 проценты дигән сүз, дип хәбәр итте докладчы.
Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне стимуллаштыру юнәлеше буенча авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында районда 2006-2009 елларда шәхси ярдәмче һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын үстерүгә кредит оешмалары тарафыннан 123,8 миллион сумлык 414 кредит бирелгән. Авыл кешеләренә ярдәм күрсәтү өчен Алабугада авыл хуҗалыгы производствосын һәм авылны социаль яктан үстерү Дәүләт программасы үтәлеше буенча мәгълүмати-консультация үзәге оештырылган. Узган ел биредә 420 кешегә консультация бирелгән, шуларның 267 се үзмәшгульлек программасында катнашкан.
Фәрит Хәнифов 2010 елда Алабугада Бөтенроссия җәйге авыл уеннарын үткәрү турында карар кабул ителүне узган елның мөһим вакыйгасы дип атады. Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе тагын берничә эш юнәлешен билгеләде. Алар түбәндәгеләр: шәһәр һәм авылда яшәүчеләр өчен социаль гарантияләр тәэмин итү; шәхси ярдәмче хуҗалыкларның реаль секторына, кече эшкуарлыкка, тормышның барлык өлкәләрендәге инновацияләргә ярдәм күрсәтү; муниципаль максатчан үсеш программаларын, республика социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру.
Фәрит Хәнифов үз чыгышын төгәлләгәч, Совет депутатлары район башкарма комитетының эшен канәгатьләнерлек дип тапты һәм аның җитәкчесе белән килешүне озайтуны яклап тавыш бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2