Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы башлыгы ветераннар белән бергә стелага чәчәкләр салды
Төп трибунадан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар.
(Алабуга, 9 май, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Бүген Алабугада бәйрәм чаралары Хәтер мемориалы янында башланды. Район башлыгы Геннадий Емельянов ветераннар белән бергә Хәтер музее янындагы Хезмәт фронты хезмәтчәннәре стеласына чәчәкләр салды. Аннан тантаналы колонна Гассар урамы буйлап Хәтер мемориалына килде. Биредә сугыш геройлары бюстына чәчәкләр куелды.
Төп трибунадан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. Алар арасында Мулла Нәҗипов, Лидия Горбунова, Мортаза Халитов, Хантимер Хөрмәтов бар иде.
Бәйрәм чарасы парад белән дәвам итте. Парадта Суворов училищесы курсантлары, студентлар, мәктәп укучылары катнашты.
Шулай ук митинг барышында “Үлемсез полк” акциясе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз