news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы стипендиясенә ия булган укучылар ачыкланды

Геннадий Емельянов 45 укучыга сертификатлар тапшырды.

Алабуга районы башлыгы стипендиясенә ия булган укучылар ачыкланды
alabuganury.ru

(Алабуга, 26 май, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Бу атнада шәһәр киңәшмәсе төрле бәйге һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләүдән башланды. Алабугада 45 укучы район башлыгы стипендиясенә ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Геннадий Емельянов 45 укучыга сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Юраш урта мәктәбеннән Айзат Сафин (“Worldskills Kazan 2019” республика конкурсында җиңүче), 9нчы мәктәптән Александра Лавандос (мәктәп укучыларының республика олимпиадасында соңгы этапта җиңү яулаучы), 4нче гимназия укучысы Динара Сираҗетдинова (укучыларның татар теленнән Халыкара олимпиада призеры), 10нчы мәктәптән Дарья Автульева ( Бөтенроссия укучылар олимпиадасының соңгы этабы призеры)бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100