Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үз вазифасыннан китте
Геннадий Емельянов партия вәкиле буларак Татарстан Дәүләт Советына сайланды.
(Алабуга, 19 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үз вазифасыннан китте. Бу хакта бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.
Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Емельяновка Алабуга районында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр уңай якка үзгәрә, инвестицияләр җәлеп ителә, социаль программалар актив тормышка ашырыла. «Район Татарстанда төрле юнәлешләр буенча егермелек эчендә. «Интеграль күрсәткеч сезнең елдан-ел үсүегезне күрсәтә. Бу безнең өчен бик мөһим», - диде республика парламенты спикеры.
Алабуга бай мәдәнияте һәм тарихы хисабына Татарстан Республикасыннан читтә билгеле булды, дип өстәде ул.
Геннадий Емельянов, үз чиратында, яңа эшкә күчү белән район алдындагы бурычларны онытмаячагын, аерым алганда Татарстан Дәүләт Советында су белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәген әйтте.
«Мин сезнең белән хушлашмыйм: сау булыгыз, димен. Ышанычыгыз өчен рәхмәт», - диде ул.
- 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент тавыш җыйды. Республика парламентында 100 урынның 82сен алды. Татарстан Дәүләт Советына партия вәкилләре сыйфатында Алабуга, Яшел Үзән һәм Спас районнары башлыклары сайланды. Алар гамәлдәге муниципалитет башлыклары вәкаләтләрен туктаттылар.
Геннадий Емельянов 1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалинка бистәсендә туа. Казан химия-технология институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Түбән Каманың пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь булып башлый. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, «Түбән Кама шин» җитештерү берләшмәсендә машина йөртүче булып эшли. 1979 елдан алып 1987 елга кадәр Түбән Каманың автотранспорт предприятиеләрендә эшли.
1987 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, баш инженер, аннары «Камэнергостройпром» җитештерү берләшмәсе автотранспорт колоннасы директоры итеп билгеләнә. Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, Яшел Үзән районы башлыгы, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры була.
2010 елда Алабуга муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз