news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде

Ул – бүгенге көнгә кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкарган Геннадий Емельянов

(Алабуга, 16 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Алабуга муниципаль район Советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чираттан тыш, 34 нче оештыру сессиясендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләнде. Ул – бүгенге көнгә кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкарган Геннадий Емельянов. Г.Емельянов бер үк вакытта башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын да башкарачак.
Искәртеп узабыз, Илшат Гафуров 1998 елдан Алабуга районы хакимиятен җитәкләде. 2010 елның 8 апрелендә ул КДУ базасында оештырылган Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнде.
Белешмә өчен. Емельянов Геннадий Егорович Татарстанның Зәй районы Карамалинка бисәсендә туа. Инженер-механик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Түбән Кама шәһәре пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь булып башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң “Түбән Кама Шин” җитештерү берләшмәсендә машина йөртүче булып эшли. 1979 елдан 1987 елга кадәр Түбән Кама автотранспорт предприятиеләрендә хезмәт куя.
1987 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң “Камэнергостройпром” җитештерү берләшмәсе автотранспорт колоннасының баш инженеры, соңыннан директоры итеп билгеләнә. 1999-2004 елларда – Чаллы шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2004-2005 елларда – Яшел Үзән районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы. 2006-2009 елларда – “Яшел Үзән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы. 2009 елның 17 мартыннан – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры. 2010 елның 26 мартыннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкара.







autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100