news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районының Морт авылы егете «Ника» премиясе номинанты булды

Алабуга районының Морт авылы егете «Ника» премиясе номинанты булды
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга районының Морт авылыннан 22 яшьлек Илназ Гаффанов үзен бөтен Россиягә танытты. Яшь актер «Ника» милли кинематография премиясенә икенче пландагы «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә тәкъдим ителгән. Номинантлыкка Илназ Гаффанов Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмындагы роле өчен эләккән. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

«Җылак»— Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» Төбәкара кинопремиясе кысаларында узган «Время кино» питчингында (кинопроектны телдән тәкъдим итү) катнашучы нәфис фильм.

Номинантлар арасында, сүз уңаеннан, Россиянең танылган актеры Юрий Борисов та бар. Бу бит, һичшиксез, искиткеч яңалык.

«Мин «Ника» номинациясенә эләгүемне үзем дә аңлый алмыйча калдым. Һаман ышанмыйм. Мин бик шат, әлбәттә. Ләкин күбрәк үзем өчен түгел, ә фильм өчен. Бу шундый дәрәҗәле премиягә номинацияләнгән татар телендәге беренче кинодыр, мөгаен. Татарстан кинематографы өчен, аның шундый югары үрләргә күтәрелүе өчен шатмын», — ди Илназ Гаффанов.

Илназ Галиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әзһәр Шакиров язмышына багышланган «Җылак» фильмында төште. Ул фильмда яшь Әзһәр Шакировны уйнады.

news_right_1
news_right_2
news_bot