Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районында законсыз чүплек табылган
Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары планлы мониторинг барышында Поспелово авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек булдыру фактын ачыклаган. Аның гомуми мәйданы 37 квадрат метр тәшкил итә. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Тикшерү барышында чүплекнең төрле хокукый статуска ия ике чиктәш участокта урнашуы ачыкланган. Территориянең бер өлеше юридик затныкы, ә икенчесе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кыйммәтле җирләргә карый, аларда чүп-чар җыю катгый тыела.
Гаепле затка карата Табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында рәсми кисәтү бирелгән инде. Хокукый характердагы алга таба чаралар күрү өчен әлеге эш буенча барлык материаллар Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенә җибәрелгән.
Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу экологиягә зыян китерүдән тыш, зур штрафлар һәм җитди административ җаваплылык белән дә яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз