news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында ярты ел эчендә 1431 тонна ит җитештерелгән

Алабуга районында ярты ел эчендә 1431 тонна ит җитештерелгән
Фото: "Алабуга нуры" газетасы

Ярты ел эчендә Алабуга районында 1431 тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 159 тоннага күбрәк. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Иң югары үсеш күрсәткечләренә «Мир», Әхмәтҗанов КФХ һәм «АФ «Яңа Юраш» җәмгыяте ирешкән (191—109 процент).

Район буенча мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 835 гр тәшкил итә, ә «Мир» җәмгыятендә — килограммнан арткан, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot