news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында янгында алты эшче һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү башлады

Алабуга районында янгында алты эшче һәлак булганнан соң прокуратура процессуаль тикшерү оештырды. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» Алабуга районында авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчеләре вакытлыча яшәгән йортта янгын чыгу турында хәбәр итте. Янгын чыккан вакытта өй эчендә 39 кеше булган. Шулар арасыннан 33 эшче бинадан мөстәкыйль рәвештә чыккан, бер кеше җәрәхәтләр алган. Янгын сүндерүчеләр алты ир-ат мәетен тапкан.

Вакыйга урынына Алабуга шәһәре прокуроры Айрат Низамиев һәм аның урынбасары Артур Князев килгән. Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100