Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Алабуга районының Олы Качка авылындаяңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Яңа бина күп функцияле үзәктән ерак түгел генә, үзәк урамда урнашкан. Аны ачу тантанасында авылдашлар гына түгел, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Рөстәм Нуриев сүзләренчә, авыл үсә, яңа йортлар калка, һәм биредә яшәүчеләр өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты булуы мөһим. Ул монда эшләячәк фельдшерга уңышлар, кешеләрнең авырмавын теләде. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
«Бүген Татарстанда сәламәтлекне саклау системасын заманчалаштыруга зур игътибар бирелә. Яңа хастаханәләр, амбулаторияләр, ФАПлар төзелә, медицина учреждениеләре төзекләндерелә, заманча җиһазлана, транспорт чаралары белән тәэмин ителә. Соңгы ун ел эчендә, республика программалары кысаларында, бөтен Татарстан буенча 606 фельдшер-акушер пункты салынды. Бу авыл өчен бик әһәмиятле, халыкка вакытында медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә», − диде Рөстәм Заһидуллин.
Яңа фельдшер-акушер пунктында яшь белгеч Евгений Тарасов эшләячәк. Ул күптән түгел генә Алабуга медицина училищесын тәмамлаган һәм зур теләк белән эшкә керешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз