news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында яңа башкарма комитет бинасы ачылды һәм юллар төзелде

Алабуга районында яңа башкарма комитет бинасы ачылды һәм юллар төзелде
Фото: http://alabuganury.ru

Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Алабуга районына эш сәфәре белән килде. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Кунак районның төрле өлкәләрдә тиз үсеш алуын билгеләп үтте. Җитәкче сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагы буенча районда сизелерлек алга китү сизелә.

Әгъзам Саматович визитын Олы Качка авылында республика программасы буенча төзелгән яңа башкарма комитет бинасын ачудан башлады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы инфраструктура һәм эшкә урнашу мөмкинлеге булганда кешеләрнең шәһәрләрдән авылларга теләп күчүләрен ассызыклады.

Яңа башкарма комитет бинасында территорияләрне үстерү буенча җирлек башлыкларының киңәшмәсе узды.

Җирлек башлыгы Галина Праздникова республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, соңгы биш елда авылда зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте: ФАП төзелде, күпер ремонтланды, юллар, тротуарлар төзелде, суүткәргеч яңартылды.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгения Чувашова авыл Советының элек мәктәп һәм мәдәният йорты белән бергә 110 еллык бинада урнашуы турында сөйләде.

Аннары кунак районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә — «МИР» җәмгыятендә булды, анда ферма эшчәнлеге белән танышты һәм Рөстәм Нуриев белән терлекчелекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot