news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында трактор катнашында авариядә пассажир кыз һәлак булган

М7 трассасының Алабуга районындагы өлешендә «Лада» автомобиле йөртүчесе дистанция кагыйдәсен бозган, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм алда барган тракторга бәрелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек пассажир кыз урында ук үлгән, ә 50 яшьлек йөртүче хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Фото: © ТР Дәүләт Автоинспекциясе

news_right_1
news_right_2
news_bot