news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында сөт җитештерү арткан

Алабуга районында сөт җитештерү арткан – бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил иткән. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы хәбәр итә. 

Быелгы дәрәҗә белән чагыштырганда, тулаем алганда, бу 11 тоннага артык. «Мир» җәмгыятендә сыерлардан тәүлегенә 30,5 тонна сөт савалар, «Яңа Юраш» агрофирмасы җитештерелә торган сөт күләмен тәүлегенә 18 тоннага җиткергән.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мондый күрсәткечкә терлек фермаларын җәйге лагерьларга күчергәч ирешкән. Мөгезле эре терлекне табигый көтүлекләрдәге яшел азык белән тукландыру аркасында, савылган сөт күләме арткан,.дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Александр Косов.

Бу көннәрдә «Аммоний Агротехнологияләр» тик яткан җирләрне үзләштерә һәм көн саен Котловка һәм Свиногорье арасында 200 гектар җир эшкәртә. Биредәге урыннар моңа кадәр дүрт елдан артык эшкәртелми яткан.

Районда печән әзерләү дә тулы көченә бара, 1355 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган инде, бу планның 28 проценты дигән сүз. Барлыгы 2750 тонна сенаж әзерләнгән.

Кырларны чүптән эшкәртү 22 мең гектарда, корткычларга каршы эшкәртү 5,5 мең гектарда башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү программасы кысаларында, 1282 гектар җир фунгицидлар белән эшкәртелгән, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100