news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында Scania фурасы җәяүлене бәрдереп үтергән

Бүген Татарстанның Алабуга районында, М-7 трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Scania йөк автомобиле белән идарә иткән 31 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм җәяүлене бәрдергән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot