news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында печән запасы 130 процент әзерләнгән

Алабуга районында кышка 9153 тонна печән әзерләнгән. Бу кирәкле күләмнең 131 проценты дигән сүз. Моннан тыш, 79,3 мең тонна сенаж (132 процент), 60 мең тонна силос (145 процент) тупланган. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Шартлы бер баш терлеккә туры килгән тупас һәм сусыл азык берәмлекләре таләп ителгәннән норма ярым әзерләнгән (район буенча уртача сан). Бу әле ашлык фуражын исәпкә алмаганда.

Ә «Яңа Юраш» агрофирмасы«нда күрсәткеч 72,1 центнер тәшкил итә. «Яшь көч» агрофирмасы»нда, «Мир», «Светлая долина» җәмгыятьләрендә, Ф.Әхмәтҗанов крестьян-фермерлык хуҗалыгында шартлы бер баш терлеккә 40 центнердан артык азык берәмлеге тупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot