Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районында «Кыяр көне»ндә кыяр кайнатмасын әзерләргә өйрәтәчәкләр
27 июльдә, 11:00 сәгатьтә, Алабуга районының Мурзиха авылында «Кыяр көне» бәйрәме була. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Катнашучыларны концерт программасы, конкурслар, халык уеннары, мастер-класслар, сәүдә, җырлар, такмаклар, кыяр ашау буенча конкурслар, әйлән-бәйлән, кыярдан ясалган әйберләр белән сәүдә көтә.
Бәйрәмдә гадәти булмаган формадагы һәм зурлыктагы гаҗәеп кыярларны, кыярдан ясалган иң тәмле әйберләрне, яңа, тозланган, маринадланган кыярларны, кыярдан пешкән камыр ризыкларын, тозлы кыяр суында маринадланган шашлыкларны күрергә мөмкин.
Шулай ук кыяр үстерү, консервацияләү һәм кыяр кайнатмасы әзерләү буенча кызыклы мастер-класслар узачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз