news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында «Күңелле стартлар» спартакиадасының бишенче сезоны бара

Алабуга муниципаль районы башлыгы грантына ярышлар район мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары арасында 7 спорт төре (йөзү, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, чаңгы, мини-футбол, стритбол) буенча үткәрелә, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.

Ай саен Алабуга яшүсмерләре спортның бер төрендә үз осталыкларын күрсәтә. Аерым алганда, 18-19 декабрьдә волейбол буенча матчлар узды. Мәктәпләрдән барлыгы 18 команда һәм махсус урта уку йортларыннан 5 команда килде, дип сөйләде Алабуга районы Мәгариф идарәсе методисты Айсылу Балобанова.

Хөкемдарлык дүрт категория буенча алып барыла: авыл мәктәпләре, укучылар саны 750гә кадәр булган мәктәпләр, зур мәктәпләр, шулай ук махсус урта уку йортлары. Җиде уен нәтиҗәләре буенча уку йортлары арасында җиңүчеләр ачыкланачак, аларның һәрберсен 1,5 миллион сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Грантның гомуми фонды 6 миллион сум тәшкил итә. Акчалар спорт инвентаре, яңа форма сатып алуга, спорт залларын һәм мәйданчыкларны ремонтлауга тотылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot