news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында кукуруз басуында аю күргәннәр

Алабуга районында кукуруз басуында аю күргәннәр
Фото: "Татар-информ" архивы

24 октябрь иртәсендә Алабуга төркемнәрендә видеоязма таралды. Кадрларда Морт авылының кукуруз басуында көрән аюны күрергә була. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Шаһитлар әйтүенчә, моңа кадәр берничә көн элек урман кунагын авыл халкы инде күргән булган, ләкин ара зур булганлыктан, аны кечкенә җәнлек дип кабул иткәннәр. Хәзер исә авыл халкы аның чыннан да аю булуына инанган. Моны авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров та раслады. Агрофирма эшчеләре урман кунагын Морт һәм Илмәт авыллары арасындагы кукуруз басуында видеога төшергәннәр.

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, республикада көрән аюлар саны арту сәбәпле, алар Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарылган. Хәзер бөтен республика территориясендә 80гә якын баш исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot