news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында Кабак фестивале булды

Алабуга районында Кабак фестивале булды
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга районының Олы Качка авылында Кабак фестивалендә кабакның бик күп төрләре һәм аннан әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, иң зур кабакның авырлыгы быел 30 кг 600 грамм тәшкил иткән. Фестивальнең иң популяр ризыклары кабак боткасы һәм эченә кабак төрелгән беленнәр булды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Сүз уңаеннан, мондый фестиваль Олы Качкада икенче тапкыр үткәрелә. Узган елда ук аны традицион итәргә карар кылынган.

Авылда көзге чараны иҗат коллективлары концерты бизәде. Теләгән кешеләр уеннарда катнаштылар, кабактан ясалган ризыклардан авыз итте һәм кабак боткасы белән сыйланды.

Кабак фестивале Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев гранты кысаларында авылда уздырыла торган чараларны төгәлләде.

Искәртик, Алабуга районында бу фестиваль алдыннан берничә бәйрәм оештырылды. Алар арасында Танайкада — Суган фестивале, Мальцевода — Көз бәйрәме, Лекарево авылында — Җиләк фестивале һәм Анзиркада Иван чәй бәйрәме.

news_right_1
news_right_2
news_bot