Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районында Иван-чәй фестивале уза
Татарстанның Алабуга районында Иван-чәй фестивале уза. Быел вакыйга мини-юбилеен билгеләп үтә – ул бишенче тапкыр үткәрелә. Чәй, уеннар, әйлән-бәйлән һәм җырлар яратучылар бәйрәме Яңа Анзирка авылында оештырылды.
Бәйрәмне оештыручы Евгения Терешина сүзләренчә, фестивальгә ел саен илнең барлык төбәкләреннән күпсанлы кунаклар җыела. Бүген бирегә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Санкт-Петербург һәм хәтта Франциядән иҗат коллективлары, туристлар килде.
Оештыручылар кунаклар өчен фольклор коллективлары чыгышы, чәй ферментациясе буенча мастер-класслар, борынгы әйберләр тәкъдим итүне үз эченә алган бәйрәм программасы әзерләгән.
Бәйрәмгә шулай ук агачтан, балчыктан, эпоксид сумаладан төрле эшләнмәләр, имбир прәннекләр, йомшак уенчык ясаучылар, һинд сүсеннән кәрзин үрүчеләр, туку станында эшләүче белгечләр җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз