news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды

Алабуга районында йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабугада кар әсирлегендә калган зур йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды. Мондый пунктлар кичә үк М-7 трассасының Алабуга участогында, «Тургай» кафесы янында булдырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Монда юл буенда төрле төбәкләрдән дистәләгән машиналар тезелгән, алар һава шартлары аркасында үз юлларын дәвам итә алмый.

Аларның кайберләре монда иртәдән, ә кайберләре кичәге көннән бирле тора. Машина йөртүчеләрнең кайсыдыр кире борылып китә, моның өчен бу участок янында борылыш чистартылган, башкалар төрле сәбәпләр аркасында кирегә китә алмый, нәкъ менә алар өчен кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылган. Морт авылы мәктәбендә карабодай боткасы һәм лимонлы баллы чәй әзерләнгән.

Машина йөртүчеләргә волонтерлар да булыша. Алар машиналар буенча кайнар ризыклы бокслар тарата, шоферларга кайнар чәй эчү һәм ашап алу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. Кыр кухнясы трассаның 1011 километрында да җәелдерелгән. Кафеда шулай ук кайнар аш белән тәэмин итәләр.

Район башлыгы урынбасары Роман Исланов сүзләренчә, бу эш юллар ачылганчы һәм машина йөртүчеләр алга таба хәрәкәт итә алганчы дәвам ителәчәк.

Шулай ук урында районның янгын-коткару өлеше белән берлектә җылыту мобиль пункты оештырылды, анда теләгән һәркем җылына ала.

Сүз уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә урында кизү тора, алар шоферлар колоннасын урап уза, алар белән аралаша, кирәк булганда ярдәм күрсәтә.

Искәртик, зур йөк машиналары өчен өчен хәрәкәт 19 гыйнварда 12 сәгатьтән ябылган иде.

Фото: http://alabuganury.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100