news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында Cуган фестивале була

Алабуга районында Cуган фестивале була
"Алабуга нуры"

Бу шимбәдә, 30 сентябрьдә, Алабуга районының Танайка авылында Суган фестивале узачак. Чара авылга керү урынындагы парк территориясендә оештырыла. 11.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Фестиваль программасында декоратив-гамәли иҗат осталары күргәзмәсе, иҗат коллективлары чыгышлары, интерактив мәйданчыклар, халык уеннары, конкурслар, әйлән-бәйлән, сәүдә рәтләре, атларда йөрү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot