news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында «Батыр Фест» фестивале була

23 августта 11:00 сәгатьтә Алабуга районы Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге территориясендә төзүчеләр һәм Физкультурачылар көненә багышланган «Батыр Фест» фестивале узачак. Чара «Батыр Фитнес» клубы белән берлектә оештырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Фестиваль программасында — «башлаучылар» һәм «алга киткәннәр» категорияләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кроссфит буенча ярышлар. Җиңүчеләр өчен төп приз квадроцикл була. Балалар өчен күңелле конкурслар, күңел ачулар һәм татлы ризыклар әзерләнгән.

Кунакларны төрле программа көтә: авыл пылавы, хәләл фуд-корт, чанлы мунча, тематик фотозоналар, җанлы почмак һәм джиплар прокаты. Шулай ук традицион авыл конкурслары да оештырылачак.

Ярышларда катнашу алдан теркәлүне таләп итә. Чара 6 яшьтән өлкәнрәк аудиториягә исәпләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot