Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районында авыл бәйрәмнәре сезоны тәмамланды
Майдан октябрьгә кадәр Алабуга районында Үзәкләштерелгән клуб системасы оештырган 20 төрле чара узды. Узган шимбәдә Олы Качкада узган Кабак фестивале авыл бәйрәмнәре чиратын төгәлләде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Сезон дәвамында фестивальләргә 4500дән артык авыл кешесе, Алабугадан һәм башка шәһәрләрдән кунаклар килгән. Концерт программаларында 27 коллектив катнашты, шулай ук 200дән артык башкаручылар үз номерларын тамашачыга бүләк иттеләр. Һәм, әлбәттә, һәр бәйрәм ярминкә, тәмле ризыклар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды.
«Барысы да идеядән башлана. Без, беренче чиратта, кешеләргә нәрсә кызык булуы турында уйлыйбыз. Аннары сценарий барлыкка килә, без чыгыш ясаучыларны сайлыйбыз. Сәхнәдәге беренче номердан алып антуражга кадәр һәр деталь мөһим: костюмнар, мастер-класслар, тәм-томнар булган зоналар, авыл товарлары ярминкәләре һәм балалар мәйданчыклары. Һава торышы безгә ярдәм итеп торды, һәм иң мөһиме — без кешеләрнең кайтавазын тойдык. Алабуга районында тамашачылар бик рәхмәтле. Күрәсең, кешеләр тере аралашуны, мондый вакыйгаларны сагынганнар», – дип сөйләгән Алабуга районы үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Эльмира Әхмәтова.
Эльмира Саматовна район башлыгы Рөстәм Нуриевка грант ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән милли һәм үзенчәлекле бәйрәмнәр үткәрү, авыл халкының активлыгын арттыру өчен муниципаль бюджеттан акча бүлеп бирелә — моның өчен җирлек башлыкларына үз проектларын якларга кирәк, диелә хәбәрдә.
Авыл бәйрәмнәре арасында Яңа Анзиркада инде брендка әйләнгән Иван-чәй фестивале һәм Танайкада Суган фестивале бар, аларны район халкы һәм кунаклар ел саен көтеп ала. Ләкин бу сезонда яңалары да барлыкка килде, мәсәлән, Мурзихада — Кыяр көне һәм Мортта — Гармунчылар фестивале.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз