news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабуга районында авариядә биш кеше имгәнгән

Алабуга районында авариядә биш кеше имгәнгән
шаһитлар фотосы

Бүген Алабуга районында Поспелово бистәсе янында юл һәлакәтендә биш кеше имгәнгән. Биредә «УАЗ» һәм «Лада Гранта» бәрелешкән. 

«Лада» салонындагы гаилә – ике олы кеше, ике кыз бала (карап торышка 10 һәм 15 яшь тирәсе), «УАЗ» йөртүчесе имгәнгән. Аларны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100