Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районы хуҗалыкларында терлекләрне кышлатуга 38,5 мең тонна сенаж әзерләгәннәр
Июль башында Алабуга районында күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу тәмамланды (5 487 гектар). 250 гектардан сенажга берьеллык үләннәр, 333 гектардан — арыш, 330 гектардан − көзге бодай чабылды. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Терлекләрне кышлатуга 38,5 мең тонна сенаж әзерләнгән — булган ихтыяҗның 64 проценты, күпьеллык үләннән — 4 623 тонна сенаж (66 процент), бу шартлы терлек башына исәпләгәндә 15,3 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.
Әхмәтҗанов КФХсында запаслар 18,3 центнер азык берәмлеге, «Мир» җәмгыятендә − 16,2 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында − 17,4 центнер, «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында шартлы терлек башына исәпләгәндә 15,6 центнер азык берәмлеге туры килә.
Бу көннәрдә актив темплар белән берьеллык үлән җыела, алар 2 825 гектар били. Моннан тыш, күпьеллык үләннең икенче уңышын чабарга кирәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз