Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районы хуҗалыгына Мәскәү өлкәсеннән нәселле терлекләр кайтарылды
Алабуга районында «Мир» авыл хуҗалыгы предприятиесе нәселле сыерларны арттыруны дәвам итә. Бу атнада хуҗалыкка Мәскәү өлкәсеннән 34 голштин танасы кайтты. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Алабуга районы башлыгы Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, сентябрь ахырына кадәр Чувашиядән һәм Свердловск өлкәсеннән өстәмә рәвештә 100 баш яшь терлек кайтару планлаштырыла. Бу предприятиенең җитештерү куәтен арттырырга һәм республиканың агросәнәгать комплексында районның позициясен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Голштин токымы югары продуктивлыгы белән билгеле һәм сөт терлекчелегендә иң танылганнардан санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз