news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы Танай авылында яңа гаилә паркы ачылды

Алабуга районы Танай авылында яңа гаилә паркы ачылды
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабуга районы Танай авылында яңа гаилә паркы ачылдыа. Бу вакыйга белән авыл халкын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән үзе котлады. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.

Танай — Алабуга районында иң зур авыл. Тарихы да бай — 2024 елда аңа 410 ел тула. Бу истәлекле вакыйганы авыл халкы хәзер «Татнефть» гранты финанславы белән берлектә муниципаль бюджет акчаларына төзелгән яңа гаилә паркы территориясендә бәйрәм итә алачак.

Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кисү алдыннан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкын шундый матур вакыйга белән котлады һәм яңа паркның кадерен белергә, аны карап, саклап торырга кирәклеген билгеләп үтте. Моннан тыш, район җитәкчесе Танай авыл җирлеге башлыгы Регина Шабуровага авылда башкарылган эшләр һәм «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Игорь Михайловка мондый әһәмиятле инициативаны хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.

«Без шәһәребезне һәм аның тирәсендәге территорияләрне уңайлырак, матуррак итәргә тырышабыз. Авыл җирлегендә бик күп проектлар гамәлгә ашырылды. Башка торак пунктларда да грантлар программасы ярдәмендә эшләр башкарыла», — диде Игорь Михайлов.

«Бу хәтта парк та түгел, ә тулы бер комплекс. Монда ял итү өчен дә, спорт белән шөгыльләнү өчен дә бөтенесе бар», — дип йомгаклады Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Хөрмәтле кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң, барлык катнашучылар паркны карарга юнәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100