Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы Морт авылының Тау урамында күперне төзекләндереп бетерделәр
Шушы көннәрдә Морт авылында Тау урамындагы күперне төзекләндерү төгәлләнде. Бу күперне җирлекнең төп юл участокларының берсе дип атарга мөмкин — ул авылның ике өлешен тоташтыра, аның буенча көн саен җирле халыкның гына түгел, бөтен тирә-юньдә билгеле булган чишмәгә эләгергә теләүчеләрнең дә дистәләгән машинасы уза — чишмә суы алырга, фотога төшәргә теләүчеләр күп. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.
«Тау урамындагы күперне төзекләндерү — безнең авыл җирлегендә иң борчулы мәсьәләләрнең берсе. Ул сигез ел дәвамында хәл ителә алмый килде. Гыйнварда хисап сессиясендә җирле халык район башлыгына ремонт өчен акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге көндә ремонт эшләре төгәлләнде инде. Авыл халкы исеменнән район башлыгына зур рәхмәтебезне белдерәм», — ди Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров.
25 метрга якын озынлыктагы күпер 80нче елларда төзелеп, шуннан бирле монда бернинди төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз