news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы Морт авылында хәрбиләргә илледән артык маскировкалау челтәре үргәннәр

Алабуга районы Морт авылында хәрбиләргә илледән артык маскировкалау челтәре үргәннәр
"Алабуга нуры"

17 февральдә Морт авылында «Сез ул — изгелек кылучы җаннар» дип аталган кичә булды. Чара хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга ярдәм итүче авылдашларга багышланды.

Монда килүчеләрнең һәммәсе кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Кемдер маскировка челтәрләре үрүдә остарып беткән, кемдер кул җылысына җан җылысын да кушып бияләй-оекбашлар бәйли, кемдер җыелган әйберләрне төйнәп-төяп җибәрергә булыша. Бу хакта «Алабуга нуры» Морт мәдәният йорты хезмәткәрләре сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Кадрия Сәлимова авылдашлар күрсәткән ярдәм турында сөйләде, һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде. Көн саен диярлек иртән клубка килеп, кемнәрнеңдер гомерен саклап калачак челтәрләр ясала. Шушы апалар 54 маскировкалау челтәре үргән. Бу сан көн саен үзгәреп тора.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре кичәгә килүчеләрне концерт номерлары белән куандырды. Җыелучыларның һәрберсе «Дөньялар тизрәк тынычлансын иде», – дип теләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100