news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы Бехтерево авылында күперне төзекләндерүгә 63 миллион сум тотылган

Алабуга районы Бехтерево авылында күперне төзекләндерүгә 63 миллион сум тотылган
"Алабуга нуры"

Алабуга районы Бехтерево авылында Каринка елгасы аша салынган күперне төзекләндерү тәмамланды. Әлеге күперне ил күләмендәге проект барышында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча төзекләндерделәр. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Корылма зур, аның озынлыгы – 43 метр, шуңа күрә ремонт эшләренә 63 миллион сум акча киткән. Авыл өчен бу юл бик әһәмиятле, аннан кешеләр генә түгел, комбайннар, тракторлар үтә. Күпер салынганга 40 ел, кырыйларыннан, җәяүлеләр йөргән җирдә, убылган урыннар барлыкка килгән, шуңа аннан узу куркыныч була башлаган.

− 2022 елда район җитәкчеләре булышлыгы белән без күперне торгызуга документлар әзерли башладык, аларны Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тапшырдык. Бу мәсьәләне хәл итүдә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовтан ярдәм сорадык. 2023 елның маенда төзү эшләре башланды, октябрь ахырына тәмамланды, − ди Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николаев Кусаев.

Күпернең иске бетон катламын алып ташлап, өстен тулысынча алыштырганнар, ныгытканнар, киртәләр куелган, яңгыр сулары агып китәрлек итеп җайланган. Күпер баганалары да яңадан торгызылган. Шулай ук янәшә тирәлекне дә тәртипкә китергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100