news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы журналистлар һәм блогерлар белән очрашты

Шәһәр администрациясендә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның җирле һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы узды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Диалог барышында шәһәр башлыгы журналистлар сорауларына җавап бирде һәм якын арада шәһәрдә гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләде.

Алабуга районында уртача хезмәт хакы 83 мең сум тәшкил итә: шәһәрдә — 85 мең, районда — 62 мең сум.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, Алабуга республикада хезмәт хакы үсеше буенча өченче урында тора.

«2022 елда бу күрсәткеч якынча 60 мең сум тәшкил итте — үсеш шактый зур. Һәм без туктамаячакбыз, бары тик алга барырга кирәк. Әгәр моңа ихтыяҗ бар икән, кешеләрне эшкә башка төбәкләрдән дә чакырырга мөмкин. Безгә Удмуртиядән килүчеләр күп. Махсус икътисади зона йогынтысы сизелә башлады», — дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Матбугат конференциясендә шәһәрдә кадрлар мәсьәләсенең ничек хәл ителүе, мигрантлар белән эш, якын арада Алабуганың тарихи өлеше һәм үзәк проспектларының ничек үзгәрәчәге, нинди яңа торак комплекслар барлыкка киләчәге һәм башкалар турында сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100