news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы башлыгы ЗАГС бинасының эскизын тәкъдим итте

Алабуга районы башлыгы ЗАГС бинасының эскизын тәкъдим итте
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Телеграм-каналында тәкъдим ителгән ЗАГС бинасының эскизын бастырды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бу проект «Татнефть» архитекторлары тарафыннан башкарылган һәм Азнакай шәһәрендә предприятие акчасына төзелгән. Проект ошаса, лайк куегыз», — диелә язмада.

Элегрәк Алабугада яңа ЗАГС төзү планнары турында хәбәр ителгән иде. Якынча мәгълүматларга караганда, яңа бина актив үсеп килүче 4нче микрорайонда «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янында урнашачак. Хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла.

Фото: © https://alabuganury.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot