news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы ялда булган хәрбиләр белән очрашты

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ялда булган хәрбиләр белән очрашты. Хәрбиләр өчен мәдәни үсеш үзәгендә концерт оештырдылар. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте. Бу вакыт эчендә күп нәрсә турында сөйләштеләр. Беренче чиратта, әлбәттә, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары турында сүз чыкты. Бүгенге көндә проблемалы мәсьәләләр аз, күбесенчә бу кураторларның мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре белән җайга салынган эшенең казанышы. Сораулар белән беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итәләр.

Искәртик, мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтү өчен кураторлар билгеләү район башлыгы инициативасы иде. Җитәкче фикеренчә, иң мөһиме: беркем дә игътибарсыз калмасын. Кураторларның төп бурычларының берсе — гаиләләргә ташламалар һәм аларга бүген күрсәтергә әзер булган ярдәм турында мәгълүматны вакытында җиткерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100