news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр белән очрашты

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Хәзер алар Алабугада ял итә. Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узды, анда алар өчен мәдәни программа әзерләнде.

Аннан соң хәрбиләрне чәй белән сыйладылар һәм алар Рөстәм Нуриев, ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков белән сөйләште. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Сөйләшү барышында хәрбиләр район җитәкчелегенә аларга һәм гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм туган шәһәрләреннән гуманитар ярдәмнең мөһим булуын ассызыкладылар.

Искәртик, хәрбиләргә ике атнага ял бирелә. Хәрбиләр әйтүенчә, бу вакытны алар туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100