news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районы башлыгы шәһәр комлыгы төзелешенең барышы белән танышты

Алабуга районы башлыгы шәһәр комлыгы төзелешенең барышы белән танышты
"Алабуга нуры"

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр комлыгы булачак урындагы төзелешне карап кайтты.

Райбашкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов сөйләвенчә, хәзер дамба өяләр. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бүгенгә грунт кайтарып, аны тыгызлыйлар. Ул 27 мең куб метр кирәк булачак, тагын 5 мең куб таш һәм 1000-1200 куб ком. Дамбаны 5,6 метр биеклектә ясыйсы, өске асфальтланган өлешенең киңлеге 10 метр, кырлары 34 метр булачак», − ди ул.

Грунтны тыгызлаганнан соң, ком түшәп, кырыйларын бут ташы белән ныгытачаклар, киләсе елның яз-җәй айларында ком юдыртылачак.

Эшләнгән проект буенча, ял урыны Шишкин урамы буйлап пристаньнән ерак түгел генә, Алабуга шәһәрлегенең тау итәгендә урнаша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot