Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Сәүдәгәрләр шәһәре»нең ничек үзгәрүен бәяләде
Алабуганың «Сәүдәгәрләр шәһәре» паркын комплекслы үстерү кысаларында тарихи өлештәге урамнарны масштаблы төзекләндерү дәвам итә. Спас, Олы Покров, Гассар һәм Говоров урамнары инде үзгәртелгән. Район башлыгы Рөстәм Нуриев эш сәфәре барышында шул урамнарны тикшерде. Ул башкарылган эшкә бәя бирде һәм төзәтергә кирәк булган кайбер җитешсезлекләрне күрсәтте. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Киләсе елга планнарда Казан урамына — Спас урамыннан Гассар урамына кадәрге участокка — аерым игътибар биреләчәк. Монда юл өслеге алыштырылачак һәм яңа кече архитектура формалары урнаштырылачак. Төп үзгәреш — бу территория Казанның танылган Бауман урамы үрнәгендә җәяүлеләр зонасына әвереләчәк.
Казан урамында эшләр башланды инде. Беренче һәм иң мөһим этап — 1973 елда ук салынган тузган торба үткәргечне алыштыру. Бу шәһәр инфраструктурасының дистә елларга ышанычлы булуын тәэмин итәргә һәм Алабуга халкы һәм кунаклары өчен уңайлы иҗтимагый киңлек булдырырга мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз